Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге Россиядә БДИга караш уңай, дип саный

Күпчелек россиялеләр фикеренчә, Россиядә белемнәрне бәяләү системасы объектив эшли. Бөтероссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштырулар уздырган. Аның нәтиҗәсе буенча, катнашучыларның 52 проценты БДИ үткәрелү нәтиҗәсендә мәктәптә белемнәрне бәяләүдә субъективлык кимегән, дип саный. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

"Без бердәм дәүләт имтиханы институтының инде тотрыклылыкка ирешүен күрәбез. Аның эшчәнлеге Россиянең һәр кешесенә аңлашыла. Бу исә дәүләт һәм җәмгыять арасында даими аралашу баруын күрсәтә, гражданнарның фикере исәпкә алынып, экспертлар белән эш алып барыла”, - дип билгеләп узды Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Анзор Музаев.

2018 елда БДИ буенча "Кайнар линия"гә һәм "Ышаныч линиясе"нә кергән мөрәҗәгатьләрдән күренгәнчә, бердәм дәүләт имтиханына карата ата-аналар да, укучылар да тәнкыйди мөнәсәбәттә түгел. Хәзерге вакытта төп сораулар 9нчы сыйныфларда йомгаклау аттестациясенә кагыла, анда да камилләшү барачак.

Сораштыруларда катнашкан россиялеләрнең 57 процентының фикеренчә, илнең ерак өлкәләрендә яшәүче сәләтле балалар, бердәм дәүләт имтиханнары уздырылганга күрә, танылган югары уку йортларына укырга керә алалар. Хәзерге вакытта БДИда югары балл алган укучыларны үз төбәгендә калып, югары уку йортында белем алу мөмкинлеге күбрәк кызыксындыра. 
Татар - информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев