Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Бу елга Татарстан бюджеты дефициты 5,5 тапкыр арта

Депутатлар Татарстан бюджеты турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул итте.

2019 елга Татарстан бюджеты дефициты 5,5 тапкыр арта. Бу хакта ТР Дәүләт Советының 46нчы утырышында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин әйтте.

Депутатлар 2019 елга һәм 2020, 2021 еллар план чорына Татарстан бюджеты турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул итте.

Леонид Якунин әйтүенчә, бюджетның керем өлеше федераль бюджет хисабына 5,2 млрд сумга арткан. Финанс министры Радик Гайзатуллин әлеге акчаны авыл хуҗалыгына ярдәм итүгә, аерым категория гражданнарны дарулар белән тәэмин итүгә юнәлдерү күздә тотылганын әйтте.

 

Чыгымнар исә 2,4 млрд сумга арта. Бу акчаны социаль-мәдәни өлкә объектлары һәм сәнәгать парклары төзелеше һәм капиталь ремонтлауга, авыл хуҗалыгына ярдәм итүгә, юл эшләренә сарыф итү ниятләнә.

Шул рәвешле, 2019 елда керемнәр 242 млрд 204 млн 58,3 мең сум, чыгымнар 265 млрд 181 млн 910,7 мең сумм, дефицит 22 млрд 977 млн 852,4 мең сум тәшки итә. «Әйе, дефицит 5,5 тапкыр арта, ләкин ул счетларда калган акча хисабына каплана, бу бюдет чыгымнарын арттырырга мөмкинлек бирә», - диде Леонид Якунин.

Фото: архив/Салават Камалетдинов, gossov.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X