Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

"Булгария" һәлакәте корбаннарын искә алдылар

Кичә Кама Тамагы районы Сөйки авылының Идел ярында торгызынган мемориаль комплекс янында кешеләр җыелды. 2011 елның 10 июлендә һәлак булганнарны искә алу өчен туганнары, якыннары һәм бу фаҗигадә исән калучылар килде, дип яза Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте. Истәлекле митинг башланганчы, һәлак булучыларның туганнары...

Кичә Кама Тамагы районы Сөйки авылының Идел ярында торгызынган мемориаль комплекс янында кешеләр җыелды. 2011 елның 10 июлендә һәлак булганнарны искә алу өчен туганнары, якыннары һәм бу фаҗигадә исән калучылар килде, дип яза Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Годовщина катастрофы теплохода "Булгария"

Истәлекле митинг башланганчы, һәлак булучыларның туганнары мемориаль комплекс янында төзелгән часовня һәм мәчеттә булды. Шуннан соң алып баручы һәлак булганнарның фамилия һәм исемнәрен укыды. Аны тыңлаган вакытта күпләр күз яшьләрен тыя алмады.

Годовщина катастрофы теплохода "Булгария"

Исегезгә төшерәбез, алты ел элек, ягъни 2011 елның 10 июлендә су төбенә киткән ике палубалы "Булгария" дизель электроходы 1955 елда Чехословакиядә төзелгән. Ул ярдан 2 чакрым ераклыкта баткан. Фаҗига булган мәлдә анда 201 кеше була, шуларның 122 кеше һәлак була, алар арасында 28 бала да була. 79 кешене капитан Роман Лизалин җитәкчелегендәге "Арабелла" теплоходы коткара.

Годовщина катастрофы теплохода "Булгария"

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев