Теләче Информ

Буран чыгарга мөмкин

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 26 ноябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Көндез күпчелек районнарда кар көтелә, буран чыгу ихтималы бар. Көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыш тарафтан уртача тизлектә җил исә. Көндез исә җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп көчәергә мөмкин. Юлларда бозлавык саклана. Татарстанда...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 26 ноябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Көндез күпчелек районнарда кар көтелә, буран чыгу ихтималы бар. Көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыш тарафтан уртача тизлектә җил исә. Көндез исә җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп көчәергә мөмкин. Юлларда бозлавык саклана.

Татарстанда уртача һава температурасы көндез 1-6 градус салкын булачак.

Теләчедә көндез 1-4 градус салкын булыр, дип фаразланыла.

27 ноябрьгә каршы төндә кар, юеш кар ява. Җилнең көчәю ихтималы да бар. Һава температурасы 0-5 градус салкын булачак.

intertat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: