Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Быел мөселман яшьләренең форумы яңа форматта була

Бирегә 15-22 август көннәрендә 18дән алып 30 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар җыела.

15-22 август көннәрендә Алабугада мөселман яшьләренең унынчы юбилей форумы була. Быел мөселман яшьләре форумы үзенең форматын үзгәртте. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Оештыручылар чакырылган белгечләр һәм практик белем бирүгә караган яңа күнекмәләр бирү буенча катнашучыларның кызыксынуларына карап 5 мәйданчык тәкъдим итә: Коръән, әдәп-әхлак, медиа, проект һәм туристлык. Катнашучы үзе өчен бары бер генә мәйданчыкны сайлый ала.

Мөселман яшьләре форумы — 18дән алып 30 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар өчен дини белемнәрне тирәнәйтү, камилләшү, мөселман социаль проектлары өстендә эшләү һәм аларны тәкъдим итү мәйданчыгы була.

Форумда катнашучыларны кабул итү төгәлләнде, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев