Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Өч кешенең гомерен өзгән Әгерҗедәге янгын буенча тикшерү үткәрелә

Татарстанда янгында өч кешенең үлем очрагы буенча тикшерү алды эше алып барыла. 26 мартта Әгерҗе шәһәрендә шәхси йортларның берсендәге янгынны сүндергән вакытта ике ир-ат һәм бер хатын-кызның үлгән гәүдәсе табыла. Шул уңайдан тикшерү алды эше кузгатылган. Беренчел фаразлар буенча, янгын спиртлы эчемлекләр куллану барышында ут белән саксыз эш итү аркасында...

Татарстанда янгында өч кешенең үлем очрагы буенча тикшерү алды эше алып барыла.

26 мартта Әгерҗе шәһәрендә шәхси йортларның берсендәге янгынны сүндергән вакытта ике ир-ат һәм бер хатын-кызның үлгән гәүдәсе табыла. Шул уңайдан тикшерү алды эше кузгатылган.

Беренчел фаразлар буенча, янгын спиртлы эчемлекләр куллану барышында ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан булырга мөмкин. Табылган кеше гәүдәләре экспертизага озатылган. Ир-атларның берсе йорт хуҗасы булырга да мөмкин. Шәхесләрне ачыклау эше алып барыла.

Тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып процессуаль карар кабул ителәчәк.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев