Теләче Информ

Чаллы институтына студентлар кабул итү тыелган

Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Рособрнадзор) тикшерү нәтиҗәләре буенча ике югары уку йортының лицензиясе кулланылышы туктатылган дип хәбәр итә ТАСС. Әлеге ике уку йортының берсе Чаллы институты - Казан (Идел буе) федераль университеты филиалы. Икенчесе - Воронеж институты - Мәскәү гуманитар-икътисад университеты филиалы. «Тиешле срокларда күрсәтмәләрне...

Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Рособрнадзор) тикшерү нәтиҗәләре буенча ике югары уку йортының лицензиясе кулланылышы туктатылган дип хәбәр итә ТАСС. Әлеге ике уку йортының берсе Чаллы институты - Казан (Идел буе) федераль университеты филиалы. Икенчесе - Воронеж институты - Мәскәү гуманитар-икътисад университеты филиалы.

«Тиешле срокларда күрсәтмәләрне үтәмәгән өчен Рособрнадзор - Казан (Идел буе) федераль университетының Чаллы институтына (филиал) һәм Мәскәү гуманитар-икътисад университетының Воронеж институтына (филиал) студентлар кабул итү тыела», - дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Реклама

Искәртеп узабыз. Чаллы институты - КФУның беренче ачылган филиалы, ул 1997 елда ачылган. Казан (Идел буе) федераль университетының рәсми сайтына урнаштырылган мәглүматларга караганда, 2017 елда 1000нән артык бюджет урыны бүлеп бирелгән булган.

tatar-inform

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: