Теләче Информ

Чаллы шәһәрендә берәү балконнан торып 3 бандитның кеше талаганын видеога төшереп интернетка куйган (+видео)

Әлеге язма җинаятьчеләрне эләктерергә булыша. Яр Чаллы шәһәрендә полиция 19 - 20 яшьлек өч талаучыны тота. Алар 29нчы комплекстагы торак йорт янында 35 яшьлек ир-атка һөҗүм итәләр. Башта узып баручыдан тартырга сорыйлар, шуннан соң аны кыйнарга тотыналар. Аны кыйнап сумкасын тартып алалар, сумкада 1300 сум акча һәм телефон була. Әмма...

Әлеге язма җинаятьчеләрне эләктерергә булыша.

Яр Чаллы шәһәрендә полиция 19 - 20 яшьлек өч талаучыны тота. Алар 29нчы комплекстагы торак йорт янында 35 яшьлек ир-атка һөҗүм итәләр. Башта узып баручыдан тартырга сорыйлар, шуннан соң аны кыйнарга тотыналар. Аны кыйнап сумкасын тартып алалар, сумкада 1300 сум акча һәм телефон була.

Реклама

Әмма җинаятчеләргә ерак качып китү мөмкин булмый. Аларны табарга шул йортта яшәүченең балконнан торып төшергән видеосы ярдәм итә. Җинаятьчеләргә 7 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: