Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Чаллы шәһәрендәге бәби-бокска беренче тапкыр бала калдырып киткәннәр

Татарстанның Чаллы шәһәрендә Кама балалар медицина үзәгендәге бәби-бокс тартмасына беренче тапкыр бала ташлап китү очрагы булган. «27 гыйнварда медицина үзәгенең бәби-боксында бала калдырып киткәннәр. Сабый тормышына һәм сәламәтлегенә берни янамый. Бу - бәби-бокс ярдәмендә баланың гомере саклап калынган беренче очрак. Медицина персоналы регламент нигезендә килешенгән тәртип буенча эш иткән. Алга...

Татарстанның Чаллы шәһәрендә Кама балалар медицина үзәгендәге бәби-бокс тартмасына беренче тапкыр бала ташлап китү очрагы булган.

«27 гыйнварда медицина үзәгенең бәби-боксында бала калдырып киткәннәр. Сабый тормышына һәм сәламәтлегенә берни янамый. Бу - бәби-бокс ярдәмендә баланың гомере саклап калынган беренче очрак. Медицина персоналы регламент нигезендә килешенгән тәртип буенча эш иткән. Алга таба балага карата чаралар Россия законнары кысаларында башкарылачак», - дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына медицина үзәгенең матбугат хезмәтендә.

Искәртеп үтик, бәби-бокс Чаллыда Кама балалар медицина үзәгендә 2015 елның маенда ачылган иде.

Бәби-бокс - ул медицина учреждениесе бинасының урам ягыннан ачыла торган металлопластик тәрәзәле, эчке яктан махсус карават-бишекле урын. 30 секундтан соң тәрәзә блокировкалана һәм аны тышкы яктан инде ачып булмый. Бәби-бокс янында сак та, видеокамера да юк. Медицина хезмәткәрләре бәби-бокста бала калдырылганы турында кыңгырау тавышыннан һәм лампа җемелдәп торудан беләләр.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X