Теләче Информ

Чаллы юлында иртәнге һәлакәт: берсе – бәргән, икенчесе таптаткан

Чаллыдагы юл-транспорт һәлакәте бүген 5:45 сәгатьтә булган: Автозавод һәм Тынычлык проспектлары киселешендә җәяүле хатын-кыз үлгән. Каршысындагы автомобиль кинәт туктап калу сәбәпле, "Киа Рио" белән идарә итүче ир-ат машинасы белән тиз генә уң як полосага күчеп басарга теләгән. Шул вакытта ул тиешсез урында юл аша чыгып килүче 77 яшьлек хатын-кызны бәрдерә....

Чаллыдагы юл-транспорт һәлакәте бүген 5:45 сәгатьтә булган: Автозавод һәм Тынычлык проспектлары киселешендә җәяүле хатын-кыз үлгән.

Каршысындагы автомобиль кинәт туктап калу сәбәпле, "Киа Рио" белән идарә итүче ир-ат машинасы белән тиз генә уң як полосага күчеп басарга теләгән. Шул вакытта ул тиешсез урында юл аша чыгып килүче 77 яшьлек хатын-кызны бәрдерә. Шуннан соң җәүяле өстеннән "Лада Калина" машинасы чыккан. Анысы белән 28 яшьлек ир-ат идарә иткән. Җәяүле ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләр килгәнче үк вафат булган.

Ике ир-атның да йөртү тәҗрибәсе ике елдан азрак, диелә.

intertat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: