Әлеге хәл 24 сентябрьдә Чаллыда була - 14 яшьлек кызның гомере өзелә. Бу уңайдан Татарстан тикшерү органнары тарафыннан тикшерү эше алып барыла.
Беренчел фаразлар буенча, кыз имин булмаган гаиләдә тәрбияләнә һәм Зәй районында яши. Фаҗига буласы көнне ул әнисе белән сүзгә килә һәм Чаллыга әбисе белән бабасы янына чыгып китә. Шәһәрдә ул дус кызлары белән спиртлы эчемлекләр куллана, аннары аның алкогольгә тартылуы аркасында егете белән ике арада бәхәс чыга. Шул хәлләрдән соң кыз якыннары белән социаль челтәрләр аша хушлаша да, үз-үзенә кул сала.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.
intertat.ru
Нет комментариев