Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Чаллыда 67 яшьлек хатын ашыгыч ярдәм хезмәткәрен кыйнаган

Тикшерү версиясе буенча, 13 сентябрьдә исерек хәлдәге пенсионер ханым үзен начар хис итә башлый һәм ашыгыч ярдәм бригадасын чакыра, ә үзе йоклап китә. Табиблар бикле подъездга үтеп керә алмыйлар. Күршеләреннән бу ханымның телефон номерын ачыклап, шалтыратып уяталар. Ханым беренче катка төшә, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен үзе янына озак килүдә гаепли, -...

Тикшерү версиясе буенча, 13 сентябрьдә исерек хәлдәге пенсионер ханым үзен начар хис итә башлый һәм ашыгыч ярдәм бригадасын чакыра, ә үзе йоклап китә. Табиблар бикле подъездга үтеп керә алмыйлар. Күршеләреннән бу ханымның телефон номерын ачыклап, шалтыратып уяталар. Ханым беренче катка төшә, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен үзе янына озак килүдә гаепли, - дип яза "Челнинские известия" газетасы.

Табиблар һәм күршесе белән бергә лифтта фатирларына менгән вакытта исерек ханым шәфкать туташының битенә суга башлый. Үз катларына менеп җиткәч тә ул табибка берничә тапкыр суга. Шуңа да карамастан, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре ханымга тиешле медиина ярдәме күрсәтәләр.

Ханым үз гаебен тулысынча таныган, шул сәбәпле җинаять эше аерым тәртиптә каралачак.

Искәртеп үтик, бу медицина хезмәткәрләрен беренче генә кыйнау очрагы түгел. Мәсәлән, быелның 25 мартында, Зәй шәһәрендә яшәүче ханым, ГЭС бистәсендәге 8/4А тулай торагына кечкенә балага ярдәм күрсәтү өчен чакыртылган фельдшерның аркасына пычак кадаган иде. Суд Евгения Рябованы алты елга ирегеннән мәхрүм итеп, гомуми режимдагы колониягә җибәрү карары чыгарды. Моннан тыш, ул зарар күрүчегә мораль зыян өчен 150 мең сум акча да түләргә тиеш була.

http://intertat.ru/hewef_heter/challyda-67-yashlek-khatyn-ashygych-yard-m-khezm-tk-ren-kyynagan/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев