Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Чаллыда биш катлы йорт подъездында ир-атны ут төртеп яндырганнар

Чаллыда биш катлы йорт подъездында ир-атны ут төртеп яндырганнар, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. ГЭС бистәсендә урнашкан 3/22нче биш катлы йортның бишенче подъездында көек исе турындагы хәбәр үзәк янгын элемтәсе пунктына 2 декабрь кичендә килә. Урынга 72нче янгын-коткару часте...

Чаллыда биш катлы йорт подъездында ир-атны ут төртеп яндырганнар, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

ГЭС бистәсендә урнашкан 3/22нче биш катлы йортның бишенче подъездында көек исе турындагы хәбәр үзәк янгын элемтәсе пунктына 2 декабрь кичендә килә.

Урынга 72нче янгын-коткару часте янгын сүндерүчеләре, газ һәм электр челтәрләре хезмәте, полицейскийлар һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре юл тота.

Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр баскыч мәйданчыгында ир-атның янган гәүдәсенә тап була.

Янгынның башлангыч сәбәбе - ут төртү.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев