Бу хакта эчке эшләр бүлегендәге үз чыганакларына таянып, KazanFirst хәбәр итә. 12 мартта ике билгесез кеше АйМаниБанк бүлегенә кереп, хезмәткәрне пистолет белән куркытып, кассадан 2 миллион сум чамасы акча урлап чыгып китә.
Җинаять эше кузгатылган. Шикле кешеләр әлегә тоткарланмаса да, шәхесләре ачыкланган, диелә хәбәрдә.