Чаллыда Кама елгасыннан суга баткан хатын-кыз гәүдәсе тапканнар (ФОТО)
Чаллының Яңа Шәһәр Кама пляжында 75 яшьлек хатын-кызның мәете табылган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсеннән хәбәр иттеләр. Суга баткан хатын-кыз турында мәгълүматны вагыйганы күрүчеләр Яр Чаллының 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына бүген 12:28 сәгатьтә хәбәр итә. Өлкән яшьтәге хатын-кызның мәетен ярдан җиде...
Чаллының Яңа Шәһәр Кама пляжында 75 яшьлек хатын-кызның мәете табылган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсеннән хәбәр иттеләр.
Суга баткан хатын-кыз турында мәгълүматны вагыйганы күрүчеләр Яр Чаллының 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына бүген 12:28 сәгатьтә хәбәр итә. Өлкән яшьтәге хатын-кызның мәетен ярдан җиде метр ераклыкта елгадан Түбән Каманың «Эз» эзләү төркеме волонтерлары тапкан. Гәүдәне судан алгач, аны полиция хезмәткәрәренә тапшырганнар. Суга баткан хатын-кызның 45 яшьлек кызы әнисен таныган.
Полициягә туганнары өлкән яшьтәге хатын-кыз югалуы турында 13 октябрьдә хәбәр иткән булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев