Теләче Информ

Чаллыда көчле шартлау булган

Чаллыда ЗЯБ бистәсендә төзелеш базары тирәсендә көчле шартлау булган, шуннан соң янгын чыккан. Бу турыда социаль челтәр кулланучылар хәбәр итә. Узган төн уртасы тирәсендә Фоменко һәм Сарман урамнары чатында булган хәл турында шаһитлар язды. Алар автосервис шартлады, дип белдерә. Башка мәгълүматлар буенча, бу - төзелеш базасы. Ангар стеналары төрле якка...

Чаллыда ЗЯБ бистәсендә төзелеш базары тирәсендә көчле шартлау булган, шуннан соң янгын чыккан. Бу турыда социаль челтәр кулланучылар хәбәр итә.

Узган төн уртасы тирәсендә Фоменко һәм Сарман урамнары чатында булган хәл турында шаһитлар язды. Алар автосервис шартлады, дип белдерә. Башка мәгълүматлар буенча, бу - төзелеш базасы.

Ангар стеналары төрле якка таралган, түбәсе дә ишелеп төшкән. 19 нчы микрорайонда якындагы йортларның тәрәзәләре һәм стеналары селкенгән.

Реклама

Урында экстрен хезмәтләр эшли. Зыян күрүчеләр турында хәбәр әлегә билгеле түгел.

Чыганак: Татар Информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: