Тетрәндергеч гаилә язмышы турында "Челнинские известия" язып чыккан. Хатынының иреннән яшереп саклаган сере очраклы рәвештә ачыла: ир-ат кулына Балалар йортындагы сабыйга алимент түләү турындагы документлар килеп эләгә.
Ачыкланганча, өч ел элек, ир-ат армиядә хезмәт иткән. Хатыны аңа яңа туган кызларының үлүе турында хат яза. Ә чынлыкта кыз бала исән дөньяга килә, бары тик ике кул бармаклары да кушылып үскән була. Табиблар яшь әнигә, операция барысын да җайга салачагын ышандырса да, ул баласыннан баш тарта, сабыеның язмышы белән башкача кызыксынмый да.
Хәзер әти кеше баланы өйгә алу турында карар кабул иткән. Кызга берничә операция ясалган, ул су-сәламәт, ди. Шушы хәлдән соң ир белән хатынның аралары суынмасмы? Анысын әйтеп булмый.
Нет комментариев