Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

"Черек күл" паркындагы бер кара аккошны эт өзгәләгән

Казанның "Черек күл" паркында Одиллия кушаматлы кара аккошны сукбай эт өзгәләгән. Кызганычка, Одиллияне коткара алмаганнар

Әлеге куркыныч вакыйга бүген төнлә була. Этнең аккошка ташлануы турында Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясенә паркта йөрүче бер кеше хәбәр итә. Дирекция хезмәткәрләре тиз арада "Черек күл"гә килеп җитә. Әмма кошны котарырга өлгермиләр, дип яза Казан мэриясенең матбугат үзәге. 
Зигфрид кушаматлы икенче аккош ялгыз калган. Аны орнитология үзәгенә алып киткәннәр. Кошның киләсе язмышы әлегә билгеле түгел. 
 
Одиллия һәм Зигфрид кушаматлы Австралия кара аккошларын "Черек күл"гә әле берничә атна элек кенә җибәргәннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев