Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Чирмешән районында мошенниклар берәүнең 15 мең сум акчасын урлаганнар

Чирмешән районының Күтәмә авылында яшәүче берәүнең "Сбербанк" картасыннан билгесез кешеләр 15 мең сум акчасын урлаган. Авыл кешесе шулай мошенниклар кармагына эләккән, дип яза "Безнең Чирмешән" газетасы. Ә хәл болайрак булган. Пенсионер "Avito"га йорт сату турында игълан куя. Икенче көнне аңа билгесез ир-ат шалтыратып, йортны алачагын әйтә. Тик аванс күчерү өчен...

Чирмешән районының Күтәмә авылында яшәүче берәүнең "Сбербанк" картасыннан билгесез кешеләр 15 мең сум акчасын урлаган. Авыл кешесе шулай мошенниклар кармагына эләккән, дип яза "Безнең Чирмешән" газетасы.

Ә хәл болайрак булган. Пенсионер "Avito"га йорт сату турында игълан куя. Икенче көнне аңа билгесез ир-ат шалтыратып, йортны алачагын әйтә. Тик аванс күчерү өчен аның картасын тикшерергә кирәк дигән булып, "Сбербанк" банкоматы булган урынга килергә тәкъдим итә. Мошенник корбаны Чирмешәнгә килә, картасын банкоматка тыга һәм банк клиентының шәхси кабинеты аша теге адәм әйткән телефон номерын кертә... Кыскасы, ахырдан пенсионер үз карточкасыннан 15 меңнең югалуын аңлый.

-Зинһар, үзегезнең шәхси мәгълүматларыгызны, әйтик банк картасы номерыгыны, пин-кодларыгызны беркемгә әйтмәгез. Төрле тәкъдимнәргә ышанмагыз, уяу булыгыз! Әгәр шикләнәсез икән, безгә, полициягә шалтыратыгыз, киңәшегез. Телефоннарыбыз: 02, 2-54-39 - кизү часте. Хәзер арзан, юнь товар тәкъдим итеп йөрүчеләр дә күбәйде, аларны өйгә кертмәвең хәерле, - ди Россия Эчке эшләр министрлыгының "Чирмешән" бүлекчәсе җитәкчесе Илгиз Алмакаев.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X