Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Чирмешәндә төзелүче мәчетнең төп залына миллион сумлык люстра элгәннәр

Чирмешәндә төзелүче мәчетнең төп залына миллион сумлык люстра элгәннәр.182 светодиод лампалы зур люстраны Дубайдан ук кайтарганнар, дип яза җирле басма.

-Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә баргач, шул стильдәге 8 брага да заказ калдырдым, алар да урнаштырылды, - ди район үзәгенең Ларионов урамында ике манаралы мәчет төзетүче Әмир егетләре – бертуган Әгъләмовларның кечесе Миндар Әгъзам улы. -Дин йорты бөтен яктан матур булырга тиеш, шуңа күрә төзелештә дә затлы материаллар гына кулланабыз.

 Бүген мәчетнең тышкы ягын матурлыйлар, бинага алып керүче ишек алдында, ян якта брусчатка җәяргә керешәләр, ә урам яктагы юлга бетон түшәләчәк.

Мәчетнең никах, исем кушу, җыелышлар өчен ясалучы бер залына яңа җиһазларга, башка урыннарга да келәмнәргә Мәскәүгә үк заказ биргәннәр.

 -Тышкы якны яктырту турында да уйланабыз. Аудио-аппаратура алабыз. Мәчет территориясендә балалар уен мәйданчыгы да булачак, - ди Миндар Әгъләмов. -Коймаларны үзебез эшли торган урында, Сургутта ук ясатып кайтардык, урнаштырдык.

Чирмешәндәге әлеге, район үзәгендә булачак икенче мәчетне быел ачарга планлаштыралар. Монда эшләячәк имамны конкурс нигезендә сайлап алганнар, ул Чирмешәндә Әгъләмовлар сатып алган мәһабәт йортта яшиячәк, диелгән район хәбәрендә.

"Безнең Чирмешән"

Кадыйр Гомәров

Татар - информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X