Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Чит телдән Бердәм Дәүләт имтиханнары мәҗбүри булачак

Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Рособрнадзор) һәм Иҗтимагый палата Бердәм Дәүләт имтиханнарын камилләштерү буенча тәкъдимнәр җыя башлаган. Рособрнадзор алар хакында 1 сентябрьгә кадәр хәбәр итәргә ниятли. Бу хакта җомга көнне "Известия" газетасы хәбәр итә. "Рособрнадзор һәм Иҗтимагый палата синхрон рәвештә диярлек, бер атна аерма белән...

Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Рособрнадзор) һәм Иҗтимагый палата Бердәм Дәүләт имтиханнарын камилләштерү буенча тәкъдимнәр җыя башлаган. Рособрнадзор алар хакында 1 сентябрьгә кадәр хәбәр итәргә ниятли. Бу хакта җомга көнне "Известия" газетасы хәбәр итә.

"Рособрнадзор һәм Иҗтимагый палата синхрон рәвештә диярлек, бер атна аерма белән Бердәм Дәүләт имтиханнарын камилләштерү буенча тәкъдимнәр җыя башлады. Иҗтимагый палата мөрәҗәгатьләрне июль ае дәвамында кабул итә. Ай ахырында экспертлар нәтиҗә чыгара. Ә Рособрнадзор тәкъдимнәрне 11 августка кадәр ала, төзәтмәләрне 1 сентябрьгә кадәр эшләячәкләр", - диелгән басмада.

Басма ачыклаганча, үзгәрешләр процедураның үзенә кагыла: экзамен материаллары БДИ уздыру пунктларында басыла башлаячак, шулай ук рус теле, әдәбияты, химия, информатика буенча биремнәр төгәлләштереләчәк. Әгәр дә профильле ведомстволар педагоглар һәм ата-аналар фикеренә колак салса, 2022 елда чит телдән БДИ мәҗбүри булачак, дип җиткерә газета.

Иҗтимагый палатаның мәгариф һәм фән үсеше буенча комиссия рәисе урынбасары Людмила Дудова әйтүенчә, "җитди реформа турында сүз бармый".

"Имтиханнарны камилләштерү буенча эш ул барлыкка килгәннән бирле бара. Беренче тәкъдимнәр безнең сайтка керә башлады инде. Бигрәк тә БДИ тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары фикере мөһим. Нигездә алар процедура өлеше буенча булыр иде дип фаразлыйм", - дип билгеләп үткән белгеч.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев