Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Чуашстанда су басуда ун яшьлек кыз батып үлгән

Татарстанның Буа, Апас, Кайбыч районнарында язгы су ташулардан шактый авыллар газап чигә. Бу районнарга Чуашстанда башланган Бола, Ырым, Карлы елгаларыннан язгы су ташкыннары килә.

Чуашстанда шушы елга буйларында татар авыллары урнашкан. Шушы көннәрдә Шомыршы районының Байтирәк дигән чуаш-татар авылында 10 яшьлек кыз суга батып үлде.

Әлеге авыл Татарстанның Буа районына агучы Карлы елгасы ярында урнашкан. Монда фаҗига елгада түгел, ә аңа агучы ерынтыда була. Өч бала кичке якта су тирәсендә уйнаган. Ике бала өйләренә кайткан. Өченчесе - Эльвира Тәпитова суга батып үлгән.

"Без ул урынны күпер елгасы дип атыйбыз. Шушы урынга төшеп киткән. Кич белән эзләп таптык", ди әлеге авылдан Фаяз хәзрәт. Хәзер бу хәлне тикшерү эшләре бара.

 

 

Чуашстанның иң зур татар авылы саналган Шыгырдан Бола елгасы янында урнашкан. Бу авыл белән район үзәге булган Батырны аерып торган олы юл аздан гына су астына калмады. Бола елгасы ташып, Шыгырданның бер урамы башына килеп җитте.

Имән кисәге дип аталган чуаш-татар авылында су кырлардан төшеп, кайбер йортларның ишегалды-абзарлар аша акты. Бола ярында урнашкан Кече Шыгырдан авылының урамнарына да су кереп чыкты. Артык зыян-заурәт булмады ди, җирле халык. Аның каравы, күрше чуаш авылы Тойси халкын су басты.

 

 

Урмай авылындагы бер урамга су керде, әмма бер кичтә үк китте, зыян булмады. Баз һәм идән асларына гына су керде, ди җирле халык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев