Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Чын яз башланды!

Җылы киемнәрегезне сала торсагыз да ярый. Табигать сынамышларына ышансаң, кичә чын яз башланды! Синоптиклар тагын ялгышкан, ахры: быел яз ап­рельдә генә башланачак, ди­сәләр дә, урамдагы кояш моның киресен “сөй­ли”. Кар күзгә күренеп эри, табигать көннән-көн уяна, җан­лана бара. Яз билгесе – тал песие дә чыга башлаган.

Бу көннәрдә социаль чел­тәр­ләр сөенечле фотолар бе­лән тулды. КФУның метеорология кафедрасы мө­дире, профессор Юрий Переведенцев сүзләренә караганда, быелгы март аномаль күрсәткечләре белән истә калачак. Ай башыннан бирле берничә ел дәва­мын­да сакланган температура күр­сәткечләре кат-кат яңар­ган инде. Мәсәлән, былтыр 18 мартта 12 градус салкын һәм тездән кар булган. Быел исә бар да үзгә. Бу дүшәм­бедә термометр баганасы 2 градус җылы күрсәтте. “Атна башы кояшлы һәм җылы булачак, – дигән Юрий Переведенцев. – Барысы да Уралдан килү­че антициклонга бәйле. Пәнҗешәм­бедән һа­ва торышы үзгә­рә­чәк. Рес­публикага атлантик циклон якынлаша. Атна ахы­рында кар яварга да мөмкин”.

 
Тик кәефегезне төшер­мәгез. Халык сынамышларына ышансаң, 18 мартта көн кояшлы булса, димәк, чын яз башлана. Быелгы кыш “тәр­типле” дә иде әле. Кар да вакытында яуды, бураннар да чамалы гына булды. Ә яз башлануга, кыш кирегә чигенде. Шуңа күрә халык әйткән – хак әйткән дип өметләнәсе генә кала. Бүген һәм иртәгә синоптиклар көн­дез 4 градуска кадәр җылы вәгъдә иткән. Атна ахырында бераз суытачак дип фаразлаганнар. Тик озак­ка түгел, киләсе атнада янә кояшлы һәм җылы һава торышы көтелә, ди синоптиклар. Кар тагын да тизрәк эреп бетәргә мөм­кин. Чөнки яңгырлар кө­телә. Хәер, март явым-тө­шемнәр буенча уртача күрсәткечләрне куып тоткан инде. Күрәсең, бу яктан да безне шаккатырырга җыена ул. Ил башкаласында яшәү­челәргә дә “яз исе” вәгъдә иткәннәр. Кисәткән­нәр дә: кышның “койрыгы” апрель һәм май айларында кире әйләнеп кайтырга мөмкин, ди.

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X