Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Депутатлар яңа министрны раслады

Бүген Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары парламентның чираттагы утырышына җыелды. Әйтергә кирәк, бу - 2015 елдагы соңгы сессия. Утырыш Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә уза. Сессиядә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнаша. Бүген сессиядә барлыгы 30дан артык мәсьәлә каралырга тиеш. Аларның күбесе федераль дәрәҗәдәге закон проектлары. Шул ук вакытта депутатлар Татарстан...

Бүген Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары парламентның чираттагы утырышына җыелды. Әйтергә кирәк, бу - 2015 елдагы соңгы сессия.


Утырыш Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә уза. Сессиядә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнаша.

Бүген сессиядә барлыгы 30дан артык мәсьәлә каралырга тиеш. Аларның күбесе федераль дәрәҗәдәге закон проектлары. Шул ук вакытта депутатлар Татарстан Хөкүмәтенең республикада мәгарифне камилләштерү программаларының үтәлеше белән бәйле докладын тыңлаячак. Татарстан Дәүләт Советының 2016 елга исәпләнгән якынча эш планын билгеләү дә күздә тотыла. Хөкүмәт сәгатендә исә республика халкына дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү белән бәйле доклад тыңланырга тиеш.

Билгеле булганча, күптән түгел Татарстанда республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры алышынды. Әлеге идарәчелек башлыгы булып торган Равил Зарипов урынына моңа кадәр "Химград" директорлар советы рәисе вазифаларын башкарган Альберт Кәримов билгеләнде. Ул бер айга якын сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын башкаручы булып торды. Бүген яңа министрны депутатлар игътибарына Премьер-министр Илдар Халиков тәкъдим итте.

- Альберт Кәримов 2006 елдан бирле "Химград" компаниясен үстерү, камилләштерү белән шөгыльләнде. Әлеге эшчәнлекнең уңай нәтиҗәсе озак көттермәде. Хәзерге вакытта "Химград" халыкара компанияләр арасында да танылу алды. Альберт Кәримов исә үзен заманча, яңа технологияләргә таянып эшләүче җитәкче итеп танытты. Чит телләрне дә бик яхшы белә, - дип ассызыклады Илдар Халиков.

Депутатлар яңа министр кандидатурасын бертавыштан хуплады Шул рәвешле, бүгеннән Альберт Кәримов рәсми рәвештә Татарстан премьер-министры урынбасары, республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры булды.


Рәмзия ЗАКИРОВА

intertat.ru

фото tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев