Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Дәүләт Думасында көндез юлларны ремонтлауны тыярга тәкъдим иттеләр

Көндез юлларда ремонт ясауны тыю бөкеләрне киметергә һәм икътисади югалтулардан качарга ярдәм итәр иде, дип өметләнә депутат Иван Сухарев.

Дәүләт Думасында көндез федераль һәм ике полосалы хәрәкәт булган юлларны ремонтлауны тыярга тәкъдим иттеләр. Бу хакта RT депутат Иван Сухаревның Россия транспорт министры Евгений Дитрихка мөрәҗәгатенә сылтама белән хәбәр итә.

Көндез юлларда ремонт ясауны тыю бөкеләрне киметергә һәм икътисади югалтулардан качарга ярдәм итәр иде, дип өметләнә парламентарий.

 

"Юл эшләре еш кына җәйге чорда – россиялеләр ялга барганда үткәрелә. Алар күтәренке кәефләрен юкка чыгарып, күпсәгатьлек бөкеләрдә торырга мәҗбүр була", - диде депутат.

Фото: https://pixabay.com |Antranias

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев