Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Дөньяның иң көчле көрәшчеләре Сабага яки Теләчегә җыелачак!

Көрәш буенча дөнья чемпионаты быел җәй көне Казанда түгел, ә районда узачак. Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында башка ярышлар уздырырга ярамый икән. Бу хакта Россия көрәш федерациясе вице-президенты Равил Уел улы Ногуманов белдерде. Аның сүзләренә караганда тиздән Россия спорт министрлыгыннан бердәм календарь киләчәк һәм көрәш буенча дөнья чемпионатының төгәл кайсы...

Көрәш буенча дөнья чемпионаты быел җәй көне Казанда түгел, ә районда узачак. Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында башка ярышлар уздырырга ярамый икән.

Бу хакта Россия көрәш федерациясе вице-президенты Равил Уел улы Ногуманов белдерде. Аның сүзләренә караганда тиздән Россия спорт министрлыгыннан бердәм календарь киләчәк һәм көрәш буенча дөнья чемпионатының төгәл кайсы көннәрдә үтәчәге тәгаенләчәк. Министрлык киңәш иткәнчә, дөнья чемпионатында көрәшчеләр җиде үлчәү авырлыгында бил алышачак. Бу халыкара класслы спорт остасы исемен алу өчен бер таләп икән.

Ярышлар июнь аенда үтәчәк. Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында да, аңа әзерлек чорында да шул шәһәрдә башка ярышлар уздырырга ярамый икән. Шунлыктан көрәш буенча дөнья чемпионаты Сабада яки Теләчедә үтәчәк.

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X