Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Доллар һәм евро кыйммәтләнә - нәрсә булып бетәр?

Соңгы көннәрдә халыкның бөтен игътибары доллар һәм евро курсына юнәлгән. Бу аңлашыла да, рубльнең кыйммәте кимегәннән-кими бара. Мәсәлән, бер көнне генә долларның бәясе соңгы 7 елда беренче тапкыр 85 сумнан да артып китте. Евро исә якынча 94 сумга кадәр күтәрелде. Бүген рубль бераз ныгыды-ныгуын... Шулай да, россиялеләрнең күңеленә билгесез шом...

Соңгы көннәрдә халыкның бөтен игътибары доллар һәм евро курсына юнәлгән. Бу аңлашыла да, рубльнең кыйммәте кимегәннән-кими бара. Мәсәлән, бер көнне генә долларның бәясе соңгы 7 елда беренче тапкыр 85 сумнан да артып китте. Евро исә якынча 94 сумга кадәр күтәрелде. Бүген рубль бераз ныгыды-ныгуын... Шулай да, россиялеләрнең күңеленә билгесез шом "кереп кунаклый" башлаган инде...

2014 елның "кара сишәмбе"сен (16 декабрь) һәркем хәтерли торгандыр, мөгаен. Ул чагында Россия халкы кулындагы акчасыннан тизрәк котылырга теләп, кибеттән-кибеткә чапты. Көнкүреш техника сата торган кибетләр, гомумән дә, бушап калды. "Акыллыраклар" исә рубльләрен доллар яки еврога алыштырып калырга ашыкты.

Белгечләр бу күренешне "акылсызлык" дип атады. Акчасын техникага алыштырган кешеләргә үкенергә туры киләчәк дип фаразлады алар. Бу чыннан да шулай булып чыкты. Күпләр әлеге "кирәк-яракларын" кая куярга белми интекте...

Акчаны саклап тоталар

Шул чагында гына алар ялгышканнарын аңладылар булса кирәк. 2015 ел ахырында валюта базарындагы вәзгыятьнең кинәт кенә начарая башлавы аларны инде куркытмады. Матбугат чаралары тарафыннан һаман саен яктыртылып торган "илдәге катлаулы икътисади вәзгыять", кибетләрдә азык-төлеккә бәяләр арту аларны акчаларын саклап тотарга өйрәтте. Моның дөрес карар булуын Татарстанның икътисад министры Артем Здунов та ассызыклаган иде.

- Хәзер халык акчаларын саклап тотарга омтыла. Моның өчен алар банкларны сайлый. Бу - Татарстан икътисады өчен дә, кешенең үзе өчен дә зур ярдәм, - дип белдергән иде Артем Здунов.

Акчаларны валютага алыштыру буенча да "ажиотаж" сизелми әлегә. Банкта эшләүчеләр татарстанлыларның валюта базарындагы хәлләргә әллә ни борчылмаулары турында белдерә.

- Дөресен генә әйткәндә, ел ахырында 2014 ел азагындагы хәлләр кабатланыр дип көткән идек. Шулай да, доллар һәм еврога карата кызыксыну артты дип булмый. 2015 елны халык гомумән дә тыныч тәмамлады. Аның каравы, гыйнвар ялларыннан соң валюта алыштыру пунктларында беркадәр хәрәкәт сизелә башлады. Шулай да, әлегә барысы да тыныч, - дип белдерде безгә Саклау банкы бүлекчәләренең берсендә эшләүче Наталья Семенова.

Техниканы... кредитка

Хәер, соңгы көннәрдә Россия күләмендәге матбугат чараларында халыкның күпләп акча туздыра башлавы турында язмалар күренә башлады. "Коммерсант" газетасы китергән мәгълүматларга караганда, россиялеләр 2014 ел хатасын яңадан кабатларга уйлаган: кибетләрне көнкүреш техникадан "бушаталар" икән. Шунысы сәер, алар техниканы үз акчаларына түгел, ә кредитка алалар, ди.

"Россия базарындагы төп банклар моның, чыннан да, шулай булуын раслады: гыйнвар аенда кредит аулчылар саны арткан (кагыйдә буларак, гыйнвар аенда кредит алучылар саны, киресенчә, кимергә тиеш). Шунысы мөһим, алар кредит акчаларын, беренче чиратта, электроника һәм көнкүреш техника сатып алуга туздыра", - дип яза газета.

Белгечләр исә халыкның бу гамәлен кибетләрдәге техниканың чит илнеке булуы белән аңлата. Чит ил валютасы курсының күтәрелүе аларга бәяне арттырырга мөмкин. Шуңа күрә халык кибетләргә йөгергән дә инде.

Ә нигә халык техниканы кредитка сатып ала соң? Бу шулай ук бик гади аңлатыла. 2015 елда халыкның кереме башка еллар белән чагыштырганда шактый кимегән. Алар товар өчен акчаны берьюлы түли алмый, дип белдерә экспертлар.

Ничек кенә булмасын, алар халыкны акчаларын бары тик бик кирәк булган товарларга гына туздырырга киңәш итә. Кредит алырга уйлаганчы, шулай ук мең кат уйлау сорала...

Рәмзия Закирова

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X