Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

25 яшьлек бер кеше эчеп үлгәннән соң кабат терелгән

Үзе яшәгән шәһәр барында эчә-эчә лаякыл исергән 25 яшьлек берәү урамга чыга да кинәттән карга егыла. Ашыгыч ярдәм машинасы белән килгән медиклар аның йөрәге туктаганын теркиләр. Реанимация дә файда бирмәгәч, инфаркттан үлгән егетнең гәүдәсен морг суыткычына куялар. Бинада кизү торган сакчы берникадәр вакыттан соң тавыш ишетеп суыткыч камерасына керә һәм...

Үзе яшәгән шәһәр барында эчә-эчә лаякыл исергән 25 яшьлек берәү урамга чыга да кинәттән карга егыла.

Ашыгыч ярдәм машинасы белән килгән медиклар аның йөрәге туктаганын теркиләр. Реанимация дә файда бирмәгәч, инфаркттан үлгән егетнең гәүдәсен морг суыткычына куялар. Бинада кизү торган сакчы берникадәр вакыттан соң тавыш ишетеп суыткыч камерасына керә һәм анда одеял сорап ятучы егетне күреп шакката. Бәхетлене, әлбәттә, шундук җибәрәләр.

Анысы өйгә кайтып китәсе урынга кабат барга үзенең тереләр дөньясына кайтуын "юарга" юнәлә.

Бу гаҗәп хәл Польша республикасының Каменна-Гура шәһәрендә була дип хәбәр ителә Life басмасында.

http://almet-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев