Беренче этапта жюри портфолиоларны тикшерде, аннан узган һәр катнашучы үзен һәм проектын тәкъдир итте. Иң популяр номинацияләр дип «Ел интеллекты» (69 гариза), «Елның иҗади шәхесе» (51), «Ел спортчысы» (47), «Елның җәмәгать эшлеклесе» (43), «Ел волонтеры» (31) һәм «Гран-при» (38) әйтеп була.
Җиңүчеләр исә 25 гыйнвар - Студентлар көне уңаеннан узачак тантаналы чарада игълан ителәчәк.