Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Эльмира Зарипова: Татарстанда 5 ел эчендә хезмәт хакы буенча бурыч 10 тапкыр кимегән

Татарстан предприятиеләренең 355 хезмәткәргә 12 миллион 362 мең сум бурычы бар. Соңгы 5 ел эчендә хезмәт хакы буенча бурыч 10 тапкыр кимегән. Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта белдерде. «Соңгы 5-6 елда хезмәт хакы буенча бурыч берничә тапкыр кимеде. 2013-2014 елларда...

Татарстан предприятиеләренең 355 хезмәткәргә 12 миллион 362 мең сум бурычы бар. Соңгы 5 ел эчендә хезмәт хакы буенча бурыч 10 тапкыр кимегән. Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта белдерде.

«Соңгы 5-6 елда хезмәт хакы буенча бурыч берничә тапкыр кимеде. 2013-2014 елларда әҗәтнең күләме 150 миллион сум тәшкил итә иде. Бүгенге кәндә без Идел буе федераль округында бу җәһәттән җиденче урынны билибез, округ буенча бурычның гомуми күләме 172 миллион сум тәшкил итә», - диде министр.

Интервью с Эльмирой Зариповой

Зарипова искәрткәнчә, эш бирүчеләргә хезмәт хакын тоткарлаган һәм түләмәгән өчен административ кына түгел, җинаять җаваплылыгы да каралган. «Әгәр хезмәт хакын ике айдан да артыграк вакытка тоткарлау хакында сүз барса, ул чагында эш бирүчене өч елга кадәрге чорга оклад күләмендә штраф көтә, ул шулай ук өч елга мәҗбүри эшләргә яки җинаять җаваплылыгына тартылачак», - дип искәртте ул.

Чыганак: Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев