Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Энгель Фәттахов: Безгә объектив нәтиҗәләр кирәк

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясендә 2017 елдагы төп һәм урта белем программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе һәм олимпиада нәтиҗәләре бәяләнде. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Коллегияне традицион рәвештә Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов алып барды. Доклад белән беренче...

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясендә 2017 елдагы төп һәм урта белем программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе һәм олимпиада нәтиҗәләре бәяләнде. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Коллегияне традицион рәвештә Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов алып барды.

Доклад белән беренче булып министр урынбасары Илдар Мөхәммәтов чыгыш ясады. Ул быел БДИны - 15 мең чыгарылыш сыйныф укучысы, шулай ук 35 мең укучы йомгаклау дәүләт имтиханын тапшыруын җиткерде. Узган еллардагы кебек, БДИны җәмгыять белеме, физика, биология, химия предметларыннан тапшыручылар күп булган. Илдар Мөхәммәтов сүзләренчә, республика чыгарылыш сыйныф укучыларының барысы да минималь баскычны рус теле, профильле математика буенча үткәннәр. Минималь баскычны үтүдә ачыкланып бетмәгәннәр саны - 0,07 процент, ил буенча ул 14,3 процентны тәшкил итә.

Быел республика буенча югары балл җыючылар саны узган елга караганда 0,8 процентка арткан. Иң югары балл җыючылар Бөгелмә, Саба, Яшел Үзән районнарында, шулай ук Чаллы һәм Бөгелмә шәһәрләрендә булган. Илдар Мөхәммәтов: "Әлеге нәтиҗәләр - муниципалитетларда идарә һәм педагог оешмаларының эшенә югары бәя, барыннан да бигрәк системалы методик эш нәтиҗәсе, очраклылык булу мөмкин түгел", - дип белдерде

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев