Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Эш эзләүчеләр игътибарына: Казанның бер сәүдә үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узачак

19 ноябрь көнне Мәшгульлек үзәге Казанның Җиңү проспекты, 141нче йорт адресы буенча урнашкан "Мега" сәүдә үзәгендә вакансияләр ярминкәсе үткәрәчәк. Чара 19 ноябрь көнне 10нан 16 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте. Биредә эш бирүчеләр ярминкәгә килүчеләрне хезмәт шартлары, тиешле таләпләр белән таныштырып, аларның сорауларына җаваплар...

19 ноябрь көнне Мәшгульлек үзәге Казанның Җиңү проспекты, 141нче йорт адресы буенча урнашкан "Мега" сәүдә үзәгендә вакансияләр ярминкәсе үткәрәчәк. Чара 19 ноябрь көнне 10нан 16 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

Биредә эш бирүчеләр ярминкәгә килүчеләрне хезмәт шартлары, тиешле таләпләр белән таныштырып, аларның сорауларына җаваплар бирәчәк. Үзәк белгечләре эшкә урнашу, һөнәри белем алу һәм яңадан әзерлек, социаль гарантияләр, пенсия белән тәэмин ителеш буенча консультация дә бирәчәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X