Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Эшмәкәрне үтерүдә шикле адәмнән корал һәм зур күләмдә акча табылган

Казанда 48 яшьлек эшмәкәрне кичә Завойский урамындагы йорт подъездында көпә-көндез атып үтергәннәр иде. Тикшерү органнары тарафыннан җинаять эше кузгатылды, полиция хезмәткәрләре берничә сәгатьтән - кайнар эздән җинаять кылуда шикле адәмне тоткарлый алды. Аны эзләүгә бирелгән машина билгеләре буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлый. Тикшерү һәм тентү барышында 52 яшьлек әлеге ир-атның утлы...

Казанда 48 яшьлек эшмәкәрне кичә Завойский урамындагы йорт подъездында көпә-көндез атып үтергәннәр иде.

Тикшерү органнары тарафыннан җинаять эше кузгатылды, полиция хезмәткәрләре берничә сәгатьтән - кайнар эздән җинаять кылуда шикле адәмне тоткарлый алды. Аны эзләүгә бирелгән машина билгеләре буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлый. Тикшерү һәм тентү барышында 52 яшьлек әлеге ир-атның утлы коралы һәм 2 миллион сумга якын акча табыла.

Тоткарланучы үз гаебен таныган, әлеге җинаятьне акча аркасында кылуын җиткергән. Якын арада аны сак астына алу мәсьәләсе хәл ителәчәк.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X