Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Эссе диеп, башың югалтма: Татарстанда суга батучылар һәм инсульт кичерүчеләр арткан, янгыннар ешайган

Җәй башыннан бирле зарыгып көткән эсселәр җитте, тик мондый матур көннәр белән бергә, күп гаиләләргә көтелмәгән бәла-казалар да килә. Су корбан сорый Мәгълүм булганча, эсселәр җитү белән, күп халык су буена агыла. Комлыкларда кызынып, тиешле урыннарда су коену бик яхшы, әлбәттә, тик кайвакыт кешеләр гап-гади кагыйдәләрне дә истән чыгара. Нәтиҗәдә,...

Җәй башыннан бирле зарыгып көткән эсселәр җитте, тик мондый матур көннәр белән бергә, күп гаиләләргә көтелмәгән бәла-казалар да килә.


Су корбан сорый

Мәгълүм булганча, эсселәр җитү белән, күп халык су буена агыла. Комлыкларда кызынып, тиешле урыннарда су коену бик яхшы, әлбәттә, тик кайвакыт кешеләр гап-гади кагыйдәләрне дә истән чыгара. Нәтиҗәдә, суга батучылар саны көнләп түгел, ә сәгатьләп арта. Мондый хәвефле яңалыклар яллардан соң аеруча күп килеп ирешә. Синоптиклар әйтүенчә, узган ял көннәре быелгы җәйнең иң кызу көннәре булып истә калачак. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе китергән мәгълүматлар буенча, узган якшәмбедә генә дә Татарстанда җиде кеше батып үлгән, биш кеше коткарылган. Мәсәлән, Казанның Комсомол күленнән һәм Киров районындагы Идел елгасыннан суга баткан ике ир-ат гәүдәсен чыгарганнар. Мондый күңелсез хәлләрнең беренче сәбәбе - тиеш булмаган урыннарда су коену яки рәсми рөхсәт ителгән зонаның чикләрен үтеп чыгу булса, 70 процент очракта суга исерек килеш керү, ди белгечләр.

- Кабат-кабат искәртәбез: таныш булмаган урыннарда су коенырга, йөзү чиген аңлаткан буйкаларга, моторлы, паруслы көймәләргә якын килергә, сикерү өчен каралмаган урыннардан сикерергә, суга исерткеч эчемлекләр кулланган килеш керергә ярамый, - дип кисәтә Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе.

Бурдан кала...

Һава температурасы югары тору янгыннар китереп чыгару куркынычын да бермә-бер арттыра. «Кызыл әтәч»нең зәһәр теле эләктереп алса, тиз генә качып котылам димә. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең янгын сүндерү бүлекчәләре хезмәткәрләренә 30 июльдә тугыз тапкыр янгын сүндерергә туры килгән. Янгыннарның сәбәпләре - транспорт чарасын дөрес кулланмау, ут белән саксыз файдалану, яшен сугу, ут төртү һәм башкалар. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе дә Татарстан халкына республика территориясендә урманнарда югары янгын куркынычы саклануы турында кисәтү белән чыкты.

- 1-7 августка кадәр Татарстанда урыны белән урманнарда югары - дүртенче класс янгын куркынычы саклана, - ди белгечләр.

Инсульт кичерүчеләр арткан

Җылы, эссе көннәргә хас тагын бер бәла-каза - ачык калдырылган тәрәзәдән балалар егылып төшүе. Кичә шундый бер фаҗига Чаллыда булды. Алты яшьлек кыз бала, чебен-черкидән саклану өчен куелган челтәргә таянып, тугызынчы каттан егылып төшкән. Хәзерге вакытта авыр хәлдәге баланың сәламәтлеге өчен табиблар көрәшә. Шуңа күрә сабыйларыгызга карата аеруча да игътибарлы булсагыз иде.

Эссе көннәрне йөрәк-кан тамырлары авырулары, кан басымы югары булган кешеләр дә авыррак кичерә. Казанның ашыгыч ярдәм станциясеннән алынган мәгълүматлар буенча, узган атнада алар 7330 чакыру буенча чыккан. Аннан алдагы атна белән чагыштырганда, авырулар һәм бәхетсез очраклар буенча чакырулар кимегән. Шулай ук юл һәлакәтләрендә зыян күрү очраклары да сигез тапкырга азайган. Ә менә янгында зыян күрүчеләргә алты очракта ярдәм күрсәтергә туры килгән.

- Шулай да урамда эссе һава торышы булу сәбәпле, йөрәк-кан тамырлары белән авыручылардан мөрәҗәгатьләр бик күп килде дип әйтеп булмый. Дөрес, моннан алдагы атна белән чагыштырганда, инсульт кичерүче кешеләр саны - 29, ә инфаркт кичерүчеләр 11 очракка артты, - диделәр безгә.

Сүз уңаеннан, Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтыннан алынган мәгълүматлар буенча, бу атнада Татарстанда һава температурасы бераз гына сүреләчәк: 25 градуслар булачак. Алмашынучан болытлы һава, яңгырлар көтелә, ди синоптиклар. Димәк, киләсе көннәрдә кояш үзенең җылы нурлары белән тагын сөендерәчәк әле. Һәрберебез белергә тиешле гап-гади кагыйдәләрне «мыекка чорнап», гомернең бер генә тапкыр бирелгәнен истән чыгармаска өйрәник.

Эсседән ничек сакланырга?

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы киңәшләре
- Сәгать көндезге 11.00дән 17.00гә кадәр кояш бик актив кыздырган вакытта урамга чыгудан тыелып торыгыз. Ә урамга чыкканда, иркен, ачык төстәге, чын тукымадан тегелгән киемнәр кияргә тырышыгыз, башыгыз турында да онытмагыз.

- Җәйге эсседә сыеклыкны 1,5-3 литр эчәргә кирәк. Көндезге сәгать 12.00дән 16.00гә кадәр сыеклыкны мөмкин кадәр азрак кулланырга тырышыгыз. Эчәргә тәкъдим ителә: лимон согы белән су, җылымса балсыз яшел чәй, газсыз минераль су, компот, морс. Исерткеч эчемлекләр эчмәгез, шулай ук баллы газлы эчемлекләрне дә кулланмагыз.

- Бик эсседә бал һәм май кебек эчтән җылына торган ашамлыклар да ашарга киңәш ителми. Йоклар алдыннан авыр үзләштерелә торган ит кебек ризыклар да ашарга ярамый. Организмны суыту өчен хөрмә, банан, алма кебек җимешләр, яшел һәм ак төстәге яшелчә, пешкән тавык, балык ашарга кирәк.

- Троллейбус, автобусларга эссе вакытта утырырга киңәш ителми. Әгәр инде бик кирәк икән, күләгәле урыннарны сайлагыз. Һәр 15 минут саен су яки куас эчегез. Хәтта теләмәсәгез дә, моны эшләргә кирәк. Су белән чылатылган яулыкны иңбашларга, биткә куеп бару да эссене яхшы кичерергә ярдәм итәчәк. Җәмәгать транспортында йөрүченең киеме табигый материалдан булырга, салынып тормаска тиеш.

- Кондиционер булган бүлмәдә һаваны +22-+23 градустан да төшерергә тырышмагыз. Әлеге техниканы дөрес итеп кулланмаганда, салкын тияргә мөмкин.

Шәһри Казан
Зөһрә Садыйкова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев