Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Фермерлык белән шөгыльләнә башлаучыларга күрсәтелә торган ярдәм күләме арткан

Татарстанда фермерлык белән шөгыльләнә башлаучыларга күрсәтелә торган ярдәм күләме быел 140 млн сумга җиткерелгән. Бу хакта бүген VI Бөтенроссия татар эшмәкәрләре форумы кысаларында үткәрелгән чара барышында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, эш башлаучы фермерлар өчен бирелә торган ярдәм 1,5 млн сумнан 3...

Татарстанда фермерлык белән шөгыльләнә башлаучыларга күрсәтелә торган ярдәм күләме быел 140 млн сумга җиткерелгән. Бу хакта бүген VI Бөтенроссия татар эшмәкәрләре форумы кысаларында үткәрелгән чара барышында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, эш башлаучы фермерлар өчен бирелә торган ярдәм 1,5 млн сумнан 3 млн сумга кадәр арттырылган.

Гаилә фермерлыгы белән шөгыльләнүчеләр өчен грантларның гомуми суммасы 155 млн сум тәшкил итәчәк. Шул рәвешле, грантлар күләме 5 млн сумнан 10 млн сумга арттырылган.

Нәҗип Хаҗипов фикеренчә, ярдәм, беренче чирата, сөтчелек тармагы белән шөгыльләнүчеләргә биреләчәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X