Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

“ФОРПОСТ” отрядлары ярышты

15 март көнне район мәдәният йортында "ФОРПОСТ" яшьләр үзәге, район мәгариф бүлеге һәм полиция бүлекләре белән берлектә район күләмендә хәрби-патриотик конкурс үткәрелде. Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына багышланган бу чарада 14 мәктәптән 132 укучы катнашты. - Әлеге чарада җинаятьчелекне кисәтү буенча мәктәпләрдә эшләп килүче отрядлар катнаша. Бу беренчедән, яшүсмерләргә хәрби-патриотик...

15 март көнне район мәдәният йортында "ФОРПОСТ" яшьләр үзәге, район мәгариф бүлеге һәм полиция бүлекләре белән берлектә район күләмендә хәрби-патриотик конкурс үткәрелде. Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына багышланган бу чарада 14 мәктәптән 132 укучы катнашты.

- Әлеге чарада җинаятьчелекне кисәтү буенча мәктәпләрдә эшләп килүче отрядлар катнаша. Бу беренчедән, яшүсмерләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү чарасы булып тора, икенчедән, алар арасында җинаятьчелекне булдырмау өчен дә менә дигән чара,- ди район полиция бүлеге балигъ булмаганнар белән эшләү инспекциясе өлкән инспекторы Резеда Нәҗмиева.
Сәхнәдә хәрби темага караган җырлар, шигырьләр яңгырый. Отрядлар «Визит карточкасы», «Хореография», «Сәнгатьле уку», «Сугыш еллары җырлары», «Иң яхшы стена газетасы, Бөек Ватан сугышының 70 еллыгы», «Иң яхшы стена газетасы профилактика отрядлары» номинациясендә көч сынашты. Соңыннан һәр төрле номинацияләрдә җиңүчеләр гармоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Гомуми нәтиҗәләр буенча:
1 урын- Иске Җөри урта белем бирү мәктәбе;
2 урын- Кече Кибәхуҗа төп белем бирү мәктәбе;
3 урын- Югары Кибәхуҗа урта белем бирү мәктәбе
Район турында җиңүчеләр республика күләмендә район данын яклап чыгыш ясаячак.
Җиңүчеләр исемлеген һәм фоторепортажны tulachi.ru сайтыннан карагыз.

Конкурс нәтиҗәләре буенча:

"Визит карточкасы" номинациясендә

1 урын - "Патриоты" Иске Җөри урта белем бирү мәктәбе отряды;

2 урын - "Алые паруса" Югары Кибәхуҗа урта белем бирү мәктәбе отряды;

3 урын - "Гром" Узәк урта белем бирү мәктәбе отряды.

"Хореография" номинациясендә

1 урын - "Дуслык" Шәдке урта белем бирү мәктәбе отряды;

2 урын - "Патриоты 21 века" Кече Кибәхуҗа төп белем бирү мәктәбе отряды;

3 урын - "Честь" Теләче урта белем бирү мәктәбе отряды.

"Сәнгатьле уку" номинациясендә

1 урын - Гильмутдинов Ильдус (Югары Кибәхуҗа урта белем бирү мәктәбе);

2 урын - Тимербаев Илсаф (Баландыш төп белем бирү мәктәбе);

3 урын - Саруханян Алинә (Иске Җөри урта белем бирү мәктәбе).

"Сугыш еллары җырлары" номинациясендә

1 урын - "Патриоты" Иске Җөри урта белем бирү мәктәбе отряды;

2 урын - "Факел" Сауш урта белем бирү мәктәбе отряды;

3 урын - "Факел" Олы Мишә урта белем бирү мәктәбе отряды.

" Иң яхшы стена газетасы, Бөек Ватан сугышының 70-еллыгы" номинациясендә

1 урын - Кече Кибәхуҗа төп белем бирү мәктәбе;

2 урын - Баландыш төп белем бирү мәктәбе;

4 урын - Сауш урта белем бирү мәктәбе.

"Иң яхшы стена газетасы профилактика отрядлары" номинациясендә

1 урын - Иске Җөри урта белем бирү мәктәбе;

2 урын - Шәдке урта белем бирү мәктәбе;

3 урын - Югары Кибәхуҗа урта белем бирү мәктәбе.

Гомуми нәтиҗәләр буенча:

1 урын - Иске Җөри урта белем бирү мәктәбе;

2 урын - Кече Кибәхуҗа төп белем бирү мәктәбе;

3 урын - Югары Кибәхуҗа урта белем бирү мәктәбе.

Чарада актив катнашкан өчен Алан, Әбде, Олы Нырсы, Олы Мәтәскә мәктәпләре грамоталар белән буләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X