Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Фото: Балык Бистәсендә янгында ир-ат һәлак булган

Балык Бистәсе районында кеше үлеменә китергән янгын урыныннан фотолар барлыкка килде, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген төнлә Бертуган Бакировлар урамындагы 13нче йортта чыккан янгында 41 яшьлек ир-ат үлде. Янгын турындагы хәбәр төнге...

Балык Бистәсе районында кеше үлеменә китергән янгын урыныннан фотолар барлыкка килде, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген төнлә Бертуган Бакировлар урамындагы 13нче йортта чыккан янгында 41 яшьлек ир-ат үлде.
Янгын турындагы хәбәр төнге икеләрдә килгән. Урынга юл тоткан 128нче янгын-коткару часте хезмәткәрләрен күршеләр каршы алган. Алар өйдә кеше булырга мөмкин икәнлеген әйткән.
Ут белән көрәшүчеләр «кызыл әтәч»не 20 минут эчендә буйсындырган. Кисәүләрне аралаган вакытта ир-атның үле гәүдәсен табылган.
Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев