Кукмара янгын-коткару частеннан алынган мәгълүматларга караганда, 12 ноябрьдә, көндезге сәгать 14.16 минутларда "ГЛОНАСС+112" системасы аша Ош.Юмья авылының Мәктәп урамындагы йортларның берсендә янгын чыгу хакында хәбәр алына. Нәтиҗәдә күп балалы гаилә яшәүче өй, аның веранда өлеше - барлыгы 41 квадрат метр мәйдан торак җир янып бетә. Каралты-кура, мал-туар, кешеләргә зыян килми. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.
Фото Кукмара янгын-коткару частеннан