Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Франкфурт–Казан рейсын каршы алдылар

Кичә, 17 июнь көнне, Казан аэропорты өчен тарихи көн булды: беренче тапкыр Германиянең Франкфурт шәһәренә һәм кире рейс башкарылды. Иртә белән Казаннан очкан беренче пассажирлар Франкфуртка исән-сау барып җитеп, очкыч кичке сигезләр тирәсендә кире Казанга да кайтып төште. Германиядән килгән пассажирларны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков каршылады. Әлеге рейсның ачылышы Татарстан...

Кичә, 17 июнь көнне, Казан аэропорты өчен тарихи көн булды: беренче тапкыр Германиянең Франкфурт шәһәренә һәм кире рейс башкарылды.

Иртә белән Казаннан очкан беренче пассажирлар Франкфуртка исән-сау барып җитеп, очкыч кичке сигезләр тирәсендә кире Казанга да кайтып төште. Германиядән килгән пассажирларны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков каршылады.

Әлеге рейсның ачылышы Татарстан республикасы өчен зур мөмкинлекләр ача. Германия һәм аның аша башка илләр белән туризм, бизнес мөнәсәбәтләрен җайлау өчен әһәмияте бик зур.

- Киләсе 3 елда Казанда дөньякүләм зур чаралар узачак. 2017 елда - Конфедерацияләр Кубогы, 2018 елда - футбол буенча Дөнья чемпионаты, 2019 елда - Эшче профессияләр чемпионаты. Димәк, Казанга килергә теләүчеләр артачак кына, - дип билгеләп үтте Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Сүз уңаеннан, ул да Казанга Франкфурттан килгән пассажирлар арасында иде. Әлеге рейс белән шулай ук Бельгия, Франциядән якташларыбыз да очып килгән.

Интертат

Фотолар prav.tatarstan.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев