Теләче Информ

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан сәясәте тарихының яңа битен ачабыз...

2015 ел шактый катлаулы булуга карамастан, Татарстан аны уңышлы тәмамлый. Республика икътисади авырлыкларның тәэсирен булдыра алганча киметкән. Иң мөһиме, барча программа һәм проектлар да вакытында тормышка ашырылган. Бу турыда ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде. Җитәкче сүзләренә караганда, 2015 ел Татарстан өчен мөһим сәяси...

2015 ел шактый катлаулы булуга карамастан, Татарстан аны уңышлы тәмамлый. Республика икътисади авырлыкларның тәэсирен булдыра алганча киметкән. Иң мөһиме, барча программа һәм проектлар да вакытында тормышка ашырылган.


Бу турыда ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде. Җитәкче сүзләренә караганда, 2015 ел Татарстан өчен мөһим сәяси вакыйгаларга аеруча бай булган.

- Татарстанлылар 15 елга беренче мәртәбә турыдан-туры сайлау юлы белән республика Президентын сайлап куйды. Муниципаль берәмлекләрдә депутатлар корпусы формалашты. Бу - киләсе елдан Татарстан сәясәте тарихының яңа битен ачабыз дигән сүз. 2016 елдан башлап яңа "бишьеллык" башлана, - дип ассызыклады Дәүләт Советы рәисе.

Президент статусы турында...

Журналистларны исә Татарстанда Президент статусын саклап калу белән бәйле проблема кызыксындырды. Билгеле булганча, федераль закон нигезендә Татарстан 2016 елның 1 гыйнварына кадәр Президент статусыннан баш тартырга тиеш. Ә Татарстан Конституциясендәге бу норма һаман да үз көчендә кала. Хәтерләсәгез, күптән түгел Россия Президенты Владимир Путин матбугат вәкилләре белән очрашу вакытында Татарстан журналистларының шул турыдагы соравына: "бу мәсьәләне үзегез хәл итегез, татарстанлыларның һәр карарына хөрмәт белән карыйбыз", - дип җавап биргән иде.

- Хәзергә бу мәсьәлә турында бер генә яңалык та әйтә алмыйм. Соңгы карар кабул ителгәнне көтәргә кирәк. Шулай да, Дәүләт Советына хокук саклау органнарыннан, мәсәлән, прокуратурадан, бер генә шикаять тә килмәде әле, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Төркия белән мөнәсәбәтләр турында

Билгеле булганча, Татарстанның Дәүләт Советы Төркиянең Бөек Милләт мәҗлесе белән тыгыз элемтәдә эшли башлаган иде. Быел алар Дәүләт Советы утырышында да катнашып киткәннәр иде, хәтта. Кызганыч, соңгы вакыйгалар Россия һәм Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрнең салкынаюына китерде.

- Без моны (СУ-24 самолеты бәреп төшерелүне - ред.) Төркия җитәкчелегенең алдан уйланган эшчәнлеге дип кабул итәбез. Тик ничек кенә булмасын, моңарда эшкуарлар да, туризм һәм мәдәният өлкәсе вәкилләре дә гаепле түгел. Төркия парламенты белән хезмәттәшлек турындагы меморандумга исә без 10 ел элек үк кул куйган идек инде. Бүгенге вакыйгалар турында ни генә уйласак та, без аларның закон чыгару эшчәнлеген, алар безнекен өйрәнә. ТЮРКСОЙ аша үзара мәдәни багланышларыбыз да камилләшкәннән-камилләшә иде. Хәзер исә без әлеге элемтәләр ярдәмендә бу ил белән үзара мөнәсәбәтне җайга салырга тырышырга тиеш. Дусларны югалту җиңел, ә менә саклап калу күпкә катлаулырак, - дип ассызыклады Дәүләт Советы рәисе.

Депутатлар ничек эшләгән?

Фәрит Мөхәммәтшин китергән мәгълүматларга караганда, 2015 елда Дәүләт Советы тарафыннан барлыгы 102 закон кабул ителгән. Аларның аеруча мөһимнәренә тукталсак, болар - "Татарстанның 2030 елга кадәрге социаль-икътисади үсеш стратегиясен раслау", "Иҗтимагый тәртипне саклауда халыкның катнашуы" һәм башка законнар.

Дәүләт Советы рәисе комитетлар эшчәнлеген дә югары бәяләде.

- Узган ел депутатлар корпусы 55 процентка яңаруга карамастан, алар эшкә бик тиз кереп китте. Нәтиҗәдә, быел комитетлар тарафыннан 100дән артык утырыш уздырылды, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.


Рәмзия ЗАКИРОВА

intertat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: