Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның яшь гражданнарына паспортлар тапшырды

Татарстан парламенты башлыгы хәбәр иткәнчә, быел республикада 17 меңнән артык кеше паспорт алачак. Бүген Татарстан Дәүләт Советында Россиянең яшь гражданнарына тантаналы төстә паспортлар тапшырдылар. 14 яшен тутырган 34 укучы республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан төп документны кабул итеп алды. ТР Дәүләт Советы Рәисе үз чыгышында РФ Конституциясе көнендә парламент...

Татарстан парламенты башлыгы хәбәр иткәнчә, быел республикада 17 меңнән артык кеше паспорт алачак.

Бүген Татарстан Дәүләт Советында Россиянең яшь гражданнарына тантаналы төстә паспортлар тапшырдылар. 14 яшен тутырган 34 укучы республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан төп документны кабул итеп алды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе үз чыгышында РФ Конституциясе көнендә парламент бинасында уку алдынгыларына, төрле бәйгеләр һәм спорт ярышларында җиңүчеләргә, олимпиада призерларына, үз мәктәбенең иҗтимагый тормышында актив катнашучыларга паспортлар тапшыру күркәм гадәткә әверелүен билгеләп үтте.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Конституциясе Россиянекеннән бер елга алданрак кабул ителүен искәртте. Быел Татарстан республиканың төп законы кабул ителүнең 25 еллыгын билгеләп үтте. «Төп закон төрле яшьтәге, төрле милләттәге, төрле диндәге кешеләрне берләштереп, халыкка хезмәт итә», - диде Парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин мәктәп укучыларына хезмәтне яратуларын, алдагы тормышларында уңышлар теләде.

Алия Җамалиева

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев