Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Футбол. "Рубин"-"Спартак" - 2:2. Кверквелия безнекеләрне соңгы минутта җиңелүдән саклап калды

Бүген 17 тур кысаларында Россия Премьер Лигасының чираттагы уенында безнең "Рубин" командасы Мәскәүнең "Спартак" командасын үз кырында "Казан-Арена"да кабул итте. Уен барышында исәпне мәскәүлеләр ачты. 51-нче минутта кызыллы-аклыларның һөҗүмчесе Зе Луиш гол кертүгә иреште. Җавап тубын безнең Марко Девич 70-нче минутта "Спартак" капкасына тибеп кертте. Аннан соң мәскәүлеләрнең ярым сакчысы...

Бүген 17 тур кысаларында Россия Премьер Лигасының чираттагы уенында безнең "Рубин" командасы Мәскәүнең "Спартак" командасын үз кырында "Казан-Арена"да кабул итте.

Уен барышында исәпне мәскәүлеләр ачты. 51-нче минутта кызыллы-аклыларның һөҗүмчесе Зе Луиш гол кертүгә иреште. Җавап тубын безнең Марко Девич 70-нче минутта "Спартак" капкасына тибеп кертте.

Аннан соң мәскәүлеләрнең ярым сакчысы Куинси Промес үз командасын алга чыгарды - Ивелин Поповка каршы кагыйдә бозгач билгеләнгән пенальтине җиренә җиткереп типте.

Әмма матчның соңгы минутларында көтелмәгән һәм безнең өчен бик шатлыклы вакыйга булды - Соломон Кверквелия сакчы булса да, һөҗүмчеләргә хас осталык белән тупны "Спартак" капкасына тибеп кертеп куйды.

Әлеге уеннан соң "Рубин" 9 урында, ә "Спартак" 5 урында тора.

Икенче бер уенда "Ростов" командасы (тренеры Корбан Бердыев) кунакта "Краснодар"га җиңелергә мәҗбүр булды, әмма шуңа да карамастан, 2 урынны әлегә саклап калды.

Шунысын да искәртеп үтәбез, киләсе уенны "Рубин" 4 декабрьдә кунакта нәкъ менә "Ростов"ка каршы үткәрәчәк. Бик кызыклы матч булырга охшап тора, карамый калмагыз!

фото: rubin-kazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X