Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Гадел Вафин йөрәк сәламәтлеген сакларга ярдәм итә торган биш адымны атады

Казанда йөрәк-кан тамырлары авырулары буенча Идел буе федераль округы конгрессы булып узды. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Бүгенге көндә йөрәк эшчәнлегенең тиешле дәрәҗәдә булмавы киң таралган медик-социаль проблемага әйләнгән. Россиядә бу авырудан якынча 7,9 млн кеше җәфа чигә. Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин Татарстанда...

Казанда йөрәк-кан тамырлары авырулары буенча Идел буе федераль округы конгрессы булып узды. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүгенге көндә йөрәк эшчәнлегенең тиешле дәрәҗәдә булмавы киң таралган медик-социаль проблемага әйләнгән. Россиядә бу авырудан якынча 7,9 млн кеше җәфа чигә.

Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин Татарстанда үлем очракларының якынча 50 проценты йөрәк-кан тамырлары авырулары белән бәйле, дип җиткерә.

Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы профилактиканың гаять мөһим булуын һәм йөрәк сәламәтлеген саклауда булган биш адымны атый. "Артериаль кан басымын контрольдә тоту мөһим - ул 140/90 күрсәткеченнән артмаска тиеш. Шикәр күләме 5/5 ммоль/литрдан артмасын, гомуми холестерин дәрәҗәсе - 5,2 ммоль/л, һәм, билгеле, артык авырлык белән көрәшү кирәк", - дип җиткерә ул.

Ул шулай ук хатын-кызлар һәм ир-атлар арасындагы чагыштырмача гомер озынлыгын искәртеп үтә. Аерма зур, Татарстанда ул 10 елны тәшкил итә. "Гомер озынлыгын арттыру безнең өчен иң актуаль мәсьәлә булып тора. Рецепт хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен дә бер үк. Икенче мәсьәлә - алар аңа ничек карый. Хатын-кызлар, билгеле, дәвалануга җитдирәк карый", - дип шәрехләп үтә ул.

Хроник йөрәк эшчәнлегенең җитенкерәмәве - бу йөрәкнең авыртуы гына түгел. Моңа тын җитмәү, ару, җилсенү, физик активлык кимү кебек симптомнар да керә. Авырудан барлык органнар һәм организм системасы зыян күрә. Шунлыктан монда төрле белгеч-табиблар ярдәме кирәк.

Татарстанда, профилактикалау һәм югары технологияле дәвалау нәтиҗәсендә, йөрәк авырулары арту ике тапкырга кимегән. 2016 елда кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлем-китем ,2015 елга караганда, 150 гә кимрәк булган. Миокард инфарктыннан үлүчеләр шулай ук алдагы елдан 134 кешегә ким. Шулай булуга да карамастан, үлүчеләр арасында йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегүчеләр иң күбе.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X