Теләче Информ

Гашыйк егетне хөкем итмәкчеләр...

Кытайда яшәүче егет сөйгән кызының туган көненә акчадан гөлләмә бүләк иткән.

Моның өчен егет закон алдында җавап бирергә мөмкин.

Гөлләмәне 10 сәгать дәвамында эшләгәннәр. Купюралар, чыннан да, матур чәчәк формасын алган. Аның өчен 3,2 миллион сумлык акча җәлеп ителгән. Әмма Кытайның Милли банк хезмәткәре гашыйк егетнең бу гамәлен хупламый. Чөнки урындагы халык купюраларга зур хөрмәт белән карый. Ә аларны гөлләмә формасына кертү өчен төрлечә бөкләү – бу илнең законнарына, гореф-гадәтләренә битарафлыкны күрсәтә, дип исәплиләр.

Реклама

 

Чыганак: Кызыл Таң

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: