Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Гаугалы пассажир Казан-Рига рейсын бер сәгатькә тоткарлаган

Гаугалы пассажир Казан-Рига рейсын бер сәгатькә тоткарлаган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына “Казан” Халыкара аэропорты матбугат секретаре Гадел Гатауллин хәбәр итте.

Бүген төнлә Рига-Казан рейсы белән пассажир килгән. Документларын тикшерү вакытында ир-атка Россия территориясенә керү тыелуы ачыкланган.

“Халыкара гражданнар авиациясе конвенциясе таләп иткәнчә, пассажирны шул ук рейс белән кире Ригага озатырга тиешләр. Әмма ир-ат үзен дуамал тота башлаган. Корабль командиры гаугачыны бортка алмаска карар иткән”, - дип сөйләде “Татар-информ”га Гадел Гатауллин.

Нәтиҗәдә Казан-Рига рейсы бер сәгатькә тоткарланган. Дуамал пассажирны кире Латвия башкаласына җибәрүгә ирешкәннәр.

 

Татар- информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев