Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Әгерҗедә әти кеше үз кызын өч ел буе көчләп яшәгән

Татарстанда яшәүче бер ир, аны хәтта ир дип тә атарга тел әйләнми, үз өендә, үз кызын өч ел буе көчләп яшәгән. Хайвани затны хәтта кызының балигълык яшенә җитмәве дә туктатып кала алмаган. Корбан булган кыз үзе дә бу хакта авыз ачып берни әйтмәгән. Капчыктагы без исә хокук сакчылары белеп алгач...

Татарстанда яшәүче бер ир, аны хәтта ир дип тә атарга тел әйләнми, үз өендә, үз кызын өч ел буе көчләп яшәгән. Хайвани затны хәтта кызының балигълык яшенә җитмәве дә туктатып кала алмаган.

Корбан булган кыз үзе дә бу хакта авыз ачып берни әйтмәгән. Капчыктагы без исә хокук сакчылары белеп алгач кына тишелгән. Баксаң, ата кеше кызын 2015 елның апреленнән үк үзенең кара максатларында кулланып яшәгән икән.

Шулай итеп, хәзер Әгерҗедә яшәүче 40 яшьлек типсә тимер өзәрдәй бу ир үз кызын көчләүдә гаепләнә. Ул тимер юлда машинист булып эшләгән. Кызга хәзер 17 яшь. Бу пычрак эшнең өч ел элек башлануын искә алсак, ул вакытта кызга 15 кенә яшь була.

Бүгенге көндә әлеге ир сак астына алынган. Аңа карата "Балигъ булмаганнарга карата җенси характерда көч куллану" маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Әлеге маддә нигезендә, хайвани теләкләрен чынга ашырган иргә 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев