Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Гөлдания Хәйруллина Президенттан бүләк алды!

Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина «Фидакарь хезмәт өчен» медаленә лаек булды. Дәүләт бүләген җырчыга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырган. Әлеге шатлыклы вакыйга белән уртаклашырга теләп, Гөлдания ханым белән элемтәгә кердек. - Президенттан җылы сүзләр ишетеп, дәүләт бүләген алу - бик рәхәт, күңелле. Эшләгән эшеңә, хезмәтеңә зур бәя биргәч,...

Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина «Фидакарь хезмәт өчен» медаленә лаек булды. Дәүләт бүләген җырчыга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырган. Әлеге шатлыклы вакыйга белән уртаклашырга теләп, Гөлдания ханым белән элемтәгә кердек.


- Президенттан җылы сүзләр ишетеп, дәүләт бүләген алу - бик рәхәт, күңелле. Эшләгән эшеңә, хезмәтеңә зур бәя биргәч, канәгатьлек хисләре тоясың. Күңелдә җылы хисләр уяна һәм иҗат итү теләге тагын да көчәя. Үзем эшләгән "Эврика" Мәдәният үзәгенә, Чаллы шәһәре җитәкчелегенә, ТР Мәдәният министрлыгына, Президентыбызга, дәүләтебезгә һәм, әлбәттә, тамашачыма зур рәхмәтләремне белдерәм, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлдания Хәйруллина.


Сөйләшүебезне йомгаклап исә җырчы яңа җырындагыча болай диде: "Тормышның таулары биек бит ул, үрләр менәселәр бар әле... Яулыйсы үрләр киләчәктә дә булсын! Амин!"


P.S. «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән гражданнар Татарстан Республикасының дәүләти, икътисадый, социаль һәм мәдәни үсеше өлкәсендәге, республика икътисады һәм фәнни потенциалын арттырудагы хезмәттә югары казанышлары өчен, актив җәмәгать һәм хәйрия эшчәнлеге өчен бүләкләнә.


Эльвира ШАКИРОВА

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев