Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Гөлшат Котенкованы үтерү турында мәгълүмат бирүче вәгъдә ителгән бер миллионнан баш тарта [фото]

Гөлшат Котенкованы үтерү эше буенча мәгълүмат бирүче кеше вәгъдә ителгән бер миллион сумнан баш тарткан. Ул акчаны 29 яшьлек хатынның иренә тапшырган. Бу хакта НТР телекомпаниясе хәбәр итә. //Татар-информ// Түбән Камада 29 яшьлек Гөлшат Котенкованы үтерүдә шикләнелгән кешене ачыклауда ярдәм иткән кешегә бер миллион сум акча тапшырылган. Мондый карар 11...

Гөлшат Котенкованы үтерү эше буенча мәгълүмат бирүче кеше вәгъдә ителгән бер миллион сумнан баш тарткан. Ул акчаны 29 яшьлек хатынның иренә тапшырган. Бу хакта НТР телекомпаниясе хәбәр итә. //Татар-информ//

Түбән Камада 29 яшьлек Гөлшат Котенкованы үтерүдә шикләнелгән кешене ачыклауда ярдәм иткән кешегә бер миллион сум акча тапшырылган.

Мондый карар 11 гыйнварда Түбән Кама муниципалитеты һәм район полиция идарәсе тарафыннан уртак киңәшмәдә кабул ителгән булган. Әлеге акчаны Котенев стажер булып эшләгән пластик тәрәзәләр җитештерү компаниясе директорына биргәннәр.

Предприятие җитәкчесе акчаны алып, шунда ук Гөлшатның иренә тапшырган. Тол калган ир яшь ярымлык кыз баласын үстерә.

Фирма директоры һәм хезмәткәрләре Котеневның үз-үзен тотышында һәм киемнәрендә шикле эзләр күрәләр. Фирма җитәкчесе бу хакта полициягә хәбәр итә.

Искәртеп үтик, "Татар-информ" хәбәр итүенчә, 9 гыйнварда Гөлшат Котенкованы Кызыл Чишмә бистәсендә спорт базасында үтерделәр. Түбән Кама халкы ярдәмендә үтерүче тоткарланды. Элек хөкем ителгән Котенев гаебен таныган һәм хәзер ул тикшерү изоляторында суд карарын көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев