Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Гөлсирин Абдуллина кемгә кияүгә чыга?

Бу көннәрдә Татарстан районнарында моңлы җырчы Гөлсирин Абдуллинаның "Гөлсирингә - өч кияү!" дип исемләнгән яңа программасы белән гастрольләре гөрли. Җырчының йөрәген яулау өчен өч егет көч сынаша: горур мишәр егете Азат Абитов, Сембердән килгән моң иясе Рәнис Габбазов һәм хыялый, чибәр егет Артур Шөгаепов. - Егетләрнең өчесе дә уңган-булган, берсенә...

Бу көннәрдә Татарстан районнарында моңлы җырчы Гөлсирин Абдуллинаның "Гөлсирингә - өч кияү!" дип исемләнгән яңа программасы белән гастрольләре гөрли. Җырчының йөрәген яулау өчен өч егет көч сынаша: горур мишәр егете Азат Абитов, Сембердән килгән моң иясе Рәнис Габбазов һәм хыялый, чибәр егет Артур Шөгаепов.

- Егетләрнең өчесе дә уңган-булган, берсенә дә тиңнәр юк. Тамашачы да яратты үзләрен, аягүрә басып алкышлый. Шулай да кайбер тамашачылар үз кандидатларын тәкъдим итә. Кемдер Ришат Төхвәтуллинны, кемдер Радик Юльякшинны миңа тиң күрә, хәтта "Раяз Фасыйховка чык!" диючеләр дә бар. Чаллыда да, Алабугада да мондый тәкъдимнәр белән хатлар яздылар. Мин инде шаяртып: "Өч кенә егет җитмимени? Ә Раяз Фасыйхов өйләнгән бит инде!" - дим, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлсирин Абдуллина. Җырчының әлегә чынлап гашыйк булганы, ярату хисләре кичергәне юк икән әле.


"Концертларга берсеннән-берсе үзенчәлекле бүләкләр алып киләләр. Чәчәк бәйләмнәрен, шоколадларны әйтмим дә инде. Исемемә туры китереп, сирин чәчәкләре төшерелгән рәсем аеруча күңелемә ошады", - ди Гөлсирин. Ә инде диалогка корылган, мини-спектакль рәвешендә узачак тамашаны үз күзләрегез белән күрергә теләсәгез, 2 мартта Казанның Филармония залына рәхим итегез!

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X