- Туңдырма, көнбагыш һәм чикләвекне, гомумән, ашамыйм. Алар тамакка утырып, тавышны боза. Файдалы үләннәр белән дәваланырга тырышам. Бу чорда бигрәк тә авырырга ярамый, чөнки концертка әзерлек - минем өчен иң мөһиме. Халык каршында чыгыш ясау - үзе зур имтихан, шуңа күрә бик куркам.
- Концертың "Гөлсирингә - өч кияү!" дип атала. Нәтиҗәдә, кайсы егетне сайлыйсың?
- Концертта Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды белән хезмәттәшлек итүче егетләр - Азат Абитов, Артур Шөгәепов, Рәнис Габбазов катнаша. Тамаша диалогка корылган, мини-спектакль кебек узачак. Ә инде кемне сайлавым әлегә сер булып калсын. 2 мартка кадәр районнар буйлап чыгыш ясарга исәп. Иң беренче концертым 16 февральдә туган ягымда - Мамадышта узачак. Моннан тыш, "Агыйдел буйлары" исемле җырга клип төшерергә җыенам.
Нет комментариев